«Тормыш дәвам итә»: зирәклек бәйрәме (16+)

6 октябрь көнне 6 нчы санлы китапханәдә Өлкәннәр көне уңаеннан «Тормыш дәвам итә» дигән зирәклек бәйрәме үтте. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр адресына ихластан әйтелгән сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләкләре яңгырады.  

Кунаклар өчен чараларга бай программа әзерләнде: көз турында җырлар җырланды һәм шигырьләр сөйләнде, «Балачактагы мәкальне тәмамла», «Кинофильмнардан канатлы сүзләр», «Кинофильмнардан җырларны таны» кебек төрле бәйгеләр узды. Кунаклар шаян такмаклар әйтте һәм яшьлек җырларын башкарды, үз тормышларыннан кызыклы истәлекләре белән уртаклашты, яраткан мәзәкләрен сөйләде. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәмне дәвам иткән чәй өстәле артында катнашучылар үзара аралашты, яшьлек елларын искә төшерде. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды, проблемалары турында онытып торды һәм рухи яктан ял итте.  

Поделиться: